news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда татар яшьләре белән очрашу узды

Бакуда татар яшьләре белән очрашу узды
Фото: tatar-congress.org

12 июнь, җомга көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов Баку шәһәре татар яшьләре белән очрашу үткәрде. Анда 20гә якын яшь кеше катнашты. Очрашу Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Яшьләрне шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.

Очрашу барышында Райнур Хәсәнов Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшьләр белән танышты һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен элемтәләр урнаштырды. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән очрашудан соң аралашу чәй табыны артында рәсми булмаган форматта дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot