news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда татар хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак» төзелде

Аның җитәкчесе итеп Сания Әлмәшева бертавыштан сайланды.

(Казан, 10 февраль, "Татар-информ"). Баку шәһәрендә яшәүче татар ханымнары үзләрендә «Ак калфак» оешмасын төзү турында карар кабул иттеләр. Бу оешмага башта Әзербәйҗан башкаласында күп еллар уңышлы эшләп килүче «Дуслык» театр-хореографик ансамбльгә катнашучыларны тупларга килешенде, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында.

«Дуслык»ның җитәкчесе Сания Әлмәшева җыелган ханымнарга «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының максатлары, эшләре белән таныштырды. Татарстанның Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Альфред Закиров ханымнарның инициативасын хуплавын белдерде, уңышлар теләде.

«Ак калфак»ның Бакудагы бүлекчәсенең җитәкчесе итеп Сания Әлмәшева тәкъдим ителде. Җыелыш бу кандидатураны хуплап чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100