news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-күргәзмә ачылды

Күргәзмәне Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә уздыра.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган онлайн-күргәзмә уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика төзелү төбәк дәүләтчелеген торгызуның тарихи акты булды, аның территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын тормышка ашыруда зур роль уйнады, диелгән хәбәрдә.

Онлайн-күргәзмә белән әлеге сылтама аша танышырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot