news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан концерт оештырылды

Бакуда Сара Садыйкованың 120 еллыгы уңаеннан концерт оештырылды
Фото: Эльмира Юсифли

22 ноябрьдә Татарстанның Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллегендә күренекле татар композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган «Татар моңнары» әдәби-музыкаль концерты узды. Бу хакта «Татар-информ»га Бакудагы Каюм Насыйри исемендәге мәгариф-мәдәният үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.
«Артистканың Баку белән тарихи бәйләнеше чарага аерым мәгънә өстәде. 1933 елда Сара Садыйкова Казаннан гастрольгә чыккан татар театры труппасы составында Баку сәхнәсендә чыгыш ясый. Аның таланты һәм кабатланмас тавышы җирле халыкны яулап ала, алар җырчыны «Tatar bülbülü» – «Татар сандугачы» дип атый. 93 ел узгач, Бакуда Азәрбайҗан татар диаспорасы вәкилләре башкаруында аның әсәрләре кабат яңгырады.

Концерт Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗат юлы турында видеоролик күрсәтү белән башланып китте.
Музыкаль программада «Ак калфак», «Туган тел», «Ләлә» ансамбльләре һәм «Уйна, гармун» төркеме, «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» ансамбле, талантлы вокалистлар Илһам Гамидов, Инара Азимова, Равил Илҗәлилов һәм яшь биючеләр композиторның «Җидегән чишмә», «Казан кичләре», «Беренче мәхәббәт» кебек танылган әсәрләрен яңгыратты.

Фото: Эльмира Юсифли

Азәрбайҗан татар җәмгыяте каршындагы театр студиясе артистлары «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек тәкъдим итте. Концертны «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте, Азәрбайҗан татар җәмгыяте һәм «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыяте катнашында Бакуның «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге оештырды.

Юбилей кичәсе Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы тарихи багланышларның ныклыгын раслады», – диелә хәбәрдә.

Фото: Эльмира Юсифли

news_right_1
news_right_2
news_bot