news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда Salam Tatarstan күргәзмәсе ачылачак

9 декабрьдә ачылачак күргәзмәдә Казан иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бакуда 9 декабрьдә Salam Tatarstan күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта Азербайҗан татар диаспорасы вәкиле Эмин Рамазанов хәбәр итә.

Әлеге күргәзмә Татарстан белән Азербайҗан арасындагы дуслыкка багышланган. Аның максаты - Татарстанның мәдәнияте, иҗаты һәм тарихы белән таныштыру.

Оештыручылар әлеге күргәзмәнең Бакуда өченче тапкыр үтүен билгеләп үттеләр. Алар фикеренчә, Татарстан зур кызыксыну уята.

Salam Tatarstan проекты җитәкчеләре Татарстанның туристик потенциалы турында, Азербайҗан кунакларына Татарстанда нәрсәләрне күрү кызык булачагы турында сөйләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot