news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда Муса Җәлилне искә алу кичәсе узачак

Кичәдә танылган татар шагыйренең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган фильм күрсәтеләчәк, татар, рус һәм азербайҗан телләрендә шигырьләр укылачак.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 15 февраль көнне 15:00 сәгатьтә Азербайҗан шәһәренең башкаласы Баку шәһәрендә татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе урынбасары Әмин Рамазанов хәбәр итте.

Чарада татар шагыйренең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Муса Җәлилнең иҗаты турында танылган мәдәният хезмәткәрләре сөйләячәк. Азербайҗандагы татар диаспорасының яшь активистлары һәм студентлар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус һәм азербайҗан телендә укыячаклар.

Кичәне “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм Азербайҗандагы Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге оештыра.  

news_right_1
news_right_2
news_bot