Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бакуда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган китап дөнья күрде
Бакуда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган китап дөнья күрде. Бу китапны әзерләгәндә, күренекле татар язучысы Рафаэль Мостафинның Татар китап нәшриятында дөнья күргән «Кызыл ромашка: шагыйрь-каһарман Муса Җәлил турында хикәяләр» («Красная ромашка: рассказы о поэте-герое Мусе Джалиле»; Татарское книжное издательство, Казан, 2004) китабында тупланган биографик материаллардан файдаланылды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рафаэль Мостафин (1931–2011) Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын һәм каһарманлык елъязмасын өйрәнүгә багышланган күпьеллык хезмәтләре белән танылган күренекле язучы һәм тикшеренүче иде.
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әлеге басманың дөнья күрүендә аның әлеге хезмәте төп чыганакларның һәм илһам чыганакларының берсе булды.
Игътибарга лаек тагын бер факт: быел Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел, вафатына исә 15 ел тула.
«Муса Җәлилнең дә, Рафаэль Мостафинның да рухлары шат булсын», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз