news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булды

Азәрбайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре татар телен үстерү мәсьәләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр.

Бакуда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе булды
az.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә традиция буенча, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең төп максаты - татар теленең эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны куллану чикләрен киңәйтү. Беренче тапкыр акция 2005 елда Казанда Яшь татар галимнәре һәм иҗади интеллигенция вәкилләре тарафыннан оештырылган “Үзебез” яңа буын креатив хәрәкәте инициативасы белән уздырылды.

“Татарстан” иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе - Абас Минәшев) оештырган чара Азәрбайҗан татарларының гына түгел, ә Азәрбайҗан казаклары берлеге вәкилләре һәм башка кунакларның да игътибарын җәлеп итте.

Акциядә катнашучыларга татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре, танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары, татар халык ашлары кебек төрле сорауларга татар телендә җавап бирергә тәкъдим ителде. 2020 елда ТАССРның 100 еллык юбилее белән бәйле сораулар да бар иде. Соңыннан акциядә катнашучылар "Туган тел" татар халкы гимнын җырладылар.

Чарадан соң чәй өстәле әзерләнде. Чәй артында Азәрбайҗанның татар диаспорасы вәкилләре татар телен алга этәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, Идел буеннан Азәрбайҗанга күчеп килгән бабайлар тарихы турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Чарада Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100