news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда КФУның Каюм Насыйри институты үзәген ачуга әзерлек бара

Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиле Альфред Закиров һәм җирле татар җәмәгатьчелеге КФУ галимнәре белән очрашты.

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиле Альфред Закиров һәм җирле татар җәмәгатьчелеге КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Ләйсән Шаяхмәтова белән очрашты. Сүз Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ белән берлектә Бакуда, Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге базасында Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәген ачуны оештыру мәсьәләләренә багышланды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

“Каюм Насыйри институты” КФУның Гыйльми советы карары белән "2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстандагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" буенча дәүләт программасын тормышка ашыру максатында 2014 елда оештырылган иде. Әлеге үзәк Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына карый. Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәкләре Россиядә татар телен һәм мәдәниятен үстерү, якын һәм ерак чит илләдә татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятләрен таныту максатын тотып эшли. Аның базасында татар теленнән бушлай курслар оештырыла, гражданнарга татар һәм рус телләрен белүгә тест үткәрелә, фәнни-гамәли конференцияләр, татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бәйгеләр, мәдәни чаралар уздырыла. 

Бүгенге көндә Каюм Насыйри институты үзәкләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Бишкәк һәм Астанада эшләп килә. Чираттагы ике үзәк Уфада һәм Бакуда ачылачагы мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100