news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте

Кичә Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегенең актлар залында татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бакудагы Каюм Насыйри Институты мәгариф-мәдәни үзәге, «Ак калфак – Баку» татар хатын-кызлар җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе, «Туган тел» һәм Азәрбайҗандагы татарлар җәмгыяте ярдәмендә оештырылды.

Әдәби-музыкаль чараны Каюм Насыйри институтының Бакудагы үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли ачты. Ул галимнең фәнгә, әдәбиятка, тел белеме һәм этнографиягә керткән зур өлеше турында сөйләде. Шуннан соң Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик күрсәтелде. Каюм Насыйри үзәге укучылары башкаруында «Бишек җыры» күренеше тәкъдим ителде һәм татар халык җырлары белән «Ак калфак» ансамбле чыгыш ясады.

Кич дәвамында Бакудагы татар иҗат коллективлары – «Ак калфак», «Лалә» (Каюм Насыйри үзәге), «Туган тел», «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Азәрбайҗандагы татар җәмгыяте» башкаруында борынгы татар җырлары, бәет, хикәят, шигырь, вәгазь, мөнәҗәтләр һәм музыкаль композицияләр яңгырады. Шулай ук «Ялкын» бию коллективы солистлары татар милли биюен күрсәтте. Чара ахырында барлык катнашучылар һәм кунаклар бергәләп татар халкының официаль булмаган гимнын «Туган тел»не җырлады.

Әдәби-музыкаль кичә ахырында фойеда эчемлекләр һәм Каюм Насыйриның «Аш-су остасына киңәшләр» («Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима») китабындагы рецептларга нигезләнгән татар тәм-томнары тәкъдим ителде. Шулай ук чара вакытында, вәкиллек фойесында Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100