news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда «Каспий Сабан туе» узды

Бакуда «Каспий Сабан туе» узды
Фото: tatar-congress.org

Бакуның тарихи үзәгендә бүген «Каспий Сабан туе» узды. Иске шәһәр бер көнгә Татарстанның гасырлык традицияләре җанландырган мәйданчыкка әверелде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйрәм кунакларын халык осталары, музыкантлар һәм артистлар каршы алды. Бәйрәмдә Татарстаннан махсус килгән артистлар белән беррәттән, урындагы татар иҗат коллективлары да катнашты. Быел «Каспий Сабан туе»н Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзән районы хакимияте оештырды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында «Иске шәһәр» дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы идарәсенең рәисе Руфат Мәхмүдов, Азәрбайҗанч Дмитрий Леонидович, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының МРеспубликасының икътисад министры урынбасары Анар Әхмәдов, Азәрбайҗанның мәдәният министры урынбасары Мурад Гасанов, яшьләр һәм спорт министры урынбасары Фәрхәт Хаҗиев, Россия Федерациясенең Азәрбайҗандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Михаил Евдокимов һәм башкалар бар иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шайхразыев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау хатын укыды.

Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан һәм Азәрбайҗан коллективлары катнашында зур концерт оештырылды. Шулай ук Татарстан осталарының кул эшләре күргәзмәсе-ярминкәсе эшләде. Биредә кулдан ясалган эшләнмәләрне күрергә, традицион һөнәрләр белән танышырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.

Сабантуйның алыштыргысыз өлеше милли сыйлар булды. Кунаклар бәйрәмдә традицион татар ризыкларын татып карый алды, Татарстан кулинария традицияләре белән танышты.

Спорт ярышлары да зур кызыксыну уятты. Игътибар үзәгендә Сабантуйның бизәге булган көрәш турниры иде. «Каспий Сабан туе»ның абсолют батыры исеменә Амрах Исмайлов лаек булды. Данис Шакиров аңа сарык һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнең спонсоры «Соллерс» җәмгыяте (җитәкчесе Адил Ширинов) булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot