news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда ике шәхескә «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале тапшырылды

Бакуда ике шәхескә «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале тапшырылды
Фото: tatar-congress.org

Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәрендә үткән «Каспий Сабан туе» вакытында «Иске шәһәр» дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы идарәсенең идарә рәисе Руфат Махмудовка һәм Азәрбайҗан Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Евдокимовка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале тапшырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу медаль — милләт мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне, иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрне бүләкләү өчен гамәлгә куелган мактаулы истәлек билгесе. Ул татар халкының рухи үсешенә зур өлеш керткән, милли мәдәниятләрне баету, халыклар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту эшендәге казанышлар өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot