news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакуда автор-башкаручылар клубы Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрде

Узып баручы 2016 елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды.

 (Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган музыкаль-әдәби кичә үтте, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. Кичәне Бакуның автор-башкаручылар клубы оештырган. Концерт программасында Румия Атҗегетова башкаруында татар композиторларының җырлары, шулай ук Бакуның автор-башкаручылар клубы әгъзалары Ибраһим Имамалиев, Георгий Черногоров, Аладдин Ягубов, Вера Вәлиханова һәм Андрей Крупин башкаруында автор җырлары, балладалар яңгыраган.

Кичәдә шагыйрь Аладдин Ягубов Казанга һәм Габдулла Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыган. Әзербайҗан Язучылар берлегенең “Әдәби Әзербайҗан” журналы поэзия бүлеге мөхәррире Алина Талыбова да үзе иҗат иткән “Казан поэмасы” белән кичәнең кунакларын таныштырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100