news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы күрсәтелде

Бакуда «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы күрсәтелде
Фото: mid.ru

31 майда Бакуда Туфан Миңнуллинның атаклы пьесасына нигезләнгән һәм «Татармультфильм» студиясе иҗат иткән беренче тулы метражлы татар анимацион фильмы – «Әлдермештән Әлмәндәр» картинасы күрсәтелде. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы вәкиллегендә узды һәм ватандашларны, Россия Федерациясенең Бакудагы Илчелеге хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын берләштерде. Тамашачылар танылган әсәрнең җылылык, зирәклек һәм милли колорит белән тулы яңа интерпретациясе белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot