news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баку татарлары Мәүлид кичәсенә җыелды

Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәмне "Дуслык" ансамбле оештырган.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Әзербайҗанның “Дуслык” татар театраль-хореографик ансамбле Бакуда Мәүлид бәйрәмен оештырган. Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган кичә Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллегендә узган. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Руслан хәзрәт Әбдикиев Коръәннән сүрәләр укыган. Мөхәммәт Пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган нәшидләр, дини җырлар яңгыраган. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot