news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баксиков: Татарстанда «Геройлар вакыты» программасының аналогын булдырырга планлаштыралар

Баксиков: Татарстанда «Геройлар вакыты» программасының аналогын булдырырга планлаштыралар
Фото: «Татар-информ»

Россиянең күп кенә төбәкләрендә федераль «Геройлар вакыты» («Времени Героев») кебек программалар барлыкка килә. Мондый проект Татарстанда да булдырылачак. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалына интервьюсында Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков белдерде.

Аның фикеренчә, «Геройлар вакыты» — ул нәтиҗәле программа. Анда Туган илгә мәхәббәтнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән, гадел һәм тыныч тормыш, Россиянең чәчәк атуына омтылган кешеләр катнаша.

«Әгәр син Туган илеңә тугрылыгыңны исбатлаган булсаң, илнең чәчәк атуы өчен эшлә, әмма башта өйрән», - дип өстәде ул.

Депутат сүзләренчә, Татарстанда мондый проект «һичшиксез планлаштырыла», чөнки федераль проект катнашырга теләүчеләрнең барысын да колачлый алмый. Төбәк аналоглары аларга үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты әлегә билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot