Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баксиков Президент инаугурациясе турында: Без лидер белән ышанычлы рәвештә алга барабыз
Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков бүген Россия Президенты Владимир Путин инаугурациясе тантанасында катнашты. Ул тантанадан хис-кичерешләре белән уртаклашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Тантанадан беренче тәэсирләрем турында әйтә алам: Владимир Владимировичның сайлауда җиңүеннән һәм, ниһаять, рәсми рәвештә вазифасына керешүеннән канәгатьлек хисе тоям. Мин аның сайлау алды штабы эше белән канәгать, аның өчен бик шат. Һәм без лидер белән ышанычлы рәвештә алга барабыз», - дип сөйләде Россия Герое.
Баксиков Россия Президентын сайлауда Владимир Путинның ышанычлы заты булды.
«Мондый чарада булу, дөресен әйткәндә, соклану уята. Бу зур дәрәҗә. Өстәвенә, мин анда бик күп кызыклы кешеләрне күрдем. Шуңа күрә хис-кичерешләр, әлбәттә, күп», - диде ул.
Искәртик, бүген Владимир Путин бишенче тапкыр Россия Конституциясенә кулын куеп ант бирде һәм дәүләт башлыгына вазифасына кереште. Ул 2024 елның мартында президент сайлавында рекордлы нәтиҗә белән җиңү яулады - сайлаучыларның 87 проценттан артыгы Путин кандидатурасын хуплады. Россия Президенты вазифасына керешү тантанасы Зур Кремль Сараеның Андреев залында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз