news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Баксиков «Геройлар вакыты» проекты кысаларында Хезмәт министрлыгы системасы белән таныша

Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков «Геройлар вакыты» проекты кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эше белән танышачак. Ведомство башлыгы Эльмира Зарипова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Рәсим Рәшит улы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен Президент тарафыннан тәкъдим ителгән «Геройлар вакыты» белем бирү программасында катнаша. Бу атна дәвамында ул безнең ведомствоның, шулай ук аның карамагындагы учреждениеләрнең төп юнәлешләре һәм эш үзенчәлекләре белән танышачак», – дип язган Зарипова.

Министр шулай ук «Геройлар вакыты» программасының махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан югары квалификацияле һәм компетентлы җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелүен искәртте. Аның максаты - аларны дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшләргә әзерләү. Программа кысаларында анда катнашучылар идарә итүнең заманча алымнарын һәм технологияләрен өйрәнә, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм шәхес сыйфатларын үстерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot