Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бакчаларда суны лицензиясез куллану срогын арттыру турында мөрәҗәгать эшләнгән
Таһир Һадиев мөрәҗәгатьтә бакчачылык ширкәтләренең судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту соралганын әйтте.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның бакчачылык ширкәтләре судан лицензиясез файдалану хокукы срогын озайту турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Татарстанның Дәүләт Советы аны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга җибәрергә ниятли. Бу хакта бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.
Мөрәҗәгатьнең асылы түбәндәгечә: Татарстан депутатлары, бакчачылык эше алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның, җир асты байлыкларыннан куллануга лицензиясез генә су алуга хокукын озайтуны сорый. Комитет рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан лицензия алмыйча судан файдалану ярамаячак.
Моннан чыгып, хәзер республиканың бакчачылык ширкәтләре судан файдалану хокукына лицензия рәсмиләштерү буенча актив эш алып бара. Дәүләт Думасына федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карау тәкъдим ителәчәк. Бакчачылык өчен булдырылган коммерцияле булмаган оешмаларга судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту сорала.
«Шулай ук, 2020 елның 1 гыйнварыннан суны лицензиясез кулланган бакчачылык берләшмәләренә административ штраф сала башларга мөмкиннәр», - диде Һадиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз