news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

Коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә.

« <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны.

«Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

1 гыйнвардан Россиядә янгынга каршы яңа кагыйдәләр эшли башлады. Хәзер чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны якындагы корылмадан кимендә 50 метр ераклыкта яндырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100