news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакчаларда алма урынына сок бирәчәкләр

Хәзер һәркайда менюларны үзгәртү бара

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Башкалабызның "Золотой ключик" балалар бакчасында тамагына алма тыгылып, бер бала мәрткә киткәннән соң, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә җиләк-җимеш, бигрәк тә алма бирүне тыя башладылар. 
Хәзер һәркайда менюларны үзгәртү бара. Ә зыян күргән малай әле һаман да ясалма үпкә вентиляциясенә тоташтырылган хәлдә. Табиблар бернинди дә фаразлар бирергә ашыкмый, дип яза “Әлмәт таңнары” басмасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot