news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бакчачыларның рәсми бәйрәме сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтеләчәк
Тик быел бакчачылар көнен 21 сентябрьдә билгеләп үтәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

архив, Михаил Захаров
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Бакчачылар көне рәсми рәвештә сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтеләчәк. Бу хакта бүген бакчачыларга дәүләт ярдәмнәре матбугат конференциясендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2019 елның 11 июле карары нигезендә сентябрьнең беренче шимбәсе бакчачылар көне дип игълан ителде. Тик 2019 елгы бакчачылар көне бераз соңрак – 21 сентябрьдә билгеләнеп үтәчәк.
“Быел бакчачылар көне дигән бәйрәм рәсми рәвештә билгеләнде. Бу бакчачыларга булган зур игътибар билгесе. Бу безгә бакчачыларны берләштерергә дә ярдәм итәчәк,” - дигән фикердә Ришат Хәбипов.
“Иртәгә, ягъни 21 сентябрь көнне, Казан агросәнәгать паркында бакчачыларның зур бәйрәме булачак. Анда барлык шәһәр халкын, бакчачыларны чакырабыз. Бәйрәм дәвамында иң яхшы бакчачылар бүләкләнәчәк, төрле остаханәләр дә үткәреләчәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot