news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачыларны җир асты суларын чыгарган өчен пошлина түләүдән азат иттеләр

Аның күләме 7,5 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы бакчачыларны 2020 елга кадәр җир асты суларын чыгарган өчен пошлина түләүдән азат итүне хуплады. Министрлар Кабинетының канун проекты беренче укылышта кабул ителде, дип яза «Российская газета».

Биредә сүз көнкүреш максатларында җир асты сулары чыгару өчен җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензия алган вакытта түләнә торган пошлина турында бара. Аның күләме 7,5 мең сум тәшкил итә.

Бакчачылык яки дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерцияле булмаган оешмаларның, 2020 ел башына кадәр лицензия юллап мөрәҗәгать иткән очракта, пошлина түләмәскә хакы бар.

Россия территориясендә 60 меңгә якын коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Канун проектында нәкъ менә шулар хакында сүз бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100