news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачыларга су скважинасына лицензия алу мәҗбүри икәнен искәртәләр

Җир асты суларын чыгару максатында, су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Җир асты суларын чыгару максатында файдаланыла торган су скважиналарын лицензияләү - мәҗбүри процедура. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерцияле  булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шул хакта искәртә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә. Җир асты суларын чыгару максатында,  су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җир асты суларыннан файдалану максатында җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына 1217 лицензия бирелгән.

Коммерциячел булмаган бакчачылык һәм (иясә) яшелчәчелек ширкәтләрен хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү максатларында җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын алу өчен документлар исемлеге “Җир асты байлыклары турында” Татарстан Республикасы Законының 35.8.2 статьясында (30.11.2018 №95-ТРЗ) билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100