news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачылар өчен җир асты суларыннан файдалану кагыйдәләре үзгәрә

Яңа елга кадәр ташламалы режим гамәлдә булып килә.

Бакчачылар өчен җир асты суларыннан файдалану кагыйдәләре үзгәрә
Эльвира Мубаракшина

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Бакча участокларында җир асты суларыннан файдалану кагыйдәләре үзгәрә. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләр турында яңа законда (29.12.2014 ел, №459-ФЗ, 29.07.2017 ел, №217-ФЗ редакциясендә) билгеләнгәнчә, бакчачылар 2020 елның 1 гыйнварыннан хуҗалык ихтыяҗлары өчен скважиналардан файдалануга лицензия алырга тиеш.

Яңа елга кадәр ташламалы режим гамәлдә булып килә. Әлеге норматив актка “Скважиналарны лицензияләү турында закон” дигән атама бирелгән.

Бу хакта өстәмә мәгълүматларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәсми сайтында табарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100