news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачы, галим Фарсель Зыятдиновка "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" медале бирелде

Халыкка бакчачы буларак якын Фарсель Зыятдинов 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бакчачы, икътисадчы, шагыйрь Фарсель Зыятдиновка "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк тамгасы бирелде. Аны шагыйрьгә бүген, Язучылар союзының Тукай клубында, танылган галим һәм язучыга 80 яшь тулу уңаеннан оештырылган "Безнең гомер" исемле әдәби-музыкаль кичә барышында, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сынлы сәнгать белеме бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин тапшырды.

Кичәдә шагыйрьнең курсташлары, якташлары, бертуганнары, хезмәттәшләре, министрлык вәкилләре катнашты.

Фарсель Зыятдинов - Татарстан халкын яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә, ашарга өйрәткән кеше. Ул "Татар-информ"га да үзенең бакчачылык турындагы киңәшләрен биреп тора. Бүгенге көндә дә ул республика газета-журналлары, радио-телевидениеләр белән хезмәттәшлек итә.

Мәгълүмат өчен:

Язучы һәм галим Фарсель Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.  1964 елда  Тәтеш шәһәрендә укып, кече агроном дигән белгечлеккә ия. 1957–1960 елларда армиядән кайткач, параллель рәвештә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1965) һәм Казан авыл хуҗалыгы институтын (1966) тәмамлый.

1964–1970 елларда Ф.Зыятдинов Татарстан Министрлар Советы каршындагы Радио һәм телевидение тапшырулары комитетында хәбәрче һәм мөхәррир булып эшли, «Яшьлек радиодулкыны» тапшыруларын алып бара.

1970 елда Ф.Зыятдиновны яңа гына оешкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына фәнни-техник информация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп күчерәләр. Шушы елларда ул, эшеннән аерылмыйча укып, Казан авыл хуҗалыгы институты каршында аспирантура тәмамлый һәм 1975 елда икътисад фәннәре темасына кандидатлык диссертациясе яклап, 1980 елдан шул ук фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген җитәкли.

Бу елларда аның берничә фәнни монографиясе, икътисад һәм авыл хуҗалыгына кагылышлы, күренекле шәхесләргә багышланган публицистик әсәрләре дөнья күрә. 1986 елда ул конкурс тәртибендә Казан финанс-икътисад институтының икътисад һәм оештыру кафедрасы доценты итеп сайлана.

Матур әдәбиятта Ф.Зыятдинов үзенең әдәби иҗатын шигърияттән һәм балалар өчен язудан башлый.

Ф.Зыятдинов – өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя җыентыклары тәшкил итә.

Әдәбият, мәдәният, фән өлкәләрендәге хезмәтләре өчен Ф.Зыятдинов 1992 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ф.Зыятдинов – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100