news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакча йорты төзү өчен рөхсәт алып торырга кирәкмәячәк

Шул хактагы документ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына бакчачылык хуҗалыгы турындагы закон проектын кертү турында боерыкны имзалаган. Шул хактагы документ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

Закон проекты "бакча йорты" аңлатмасын кертә. Мондый биналар төзү өчен рөхсәт кирәкми. Моннан тыш, документ җир кишәрлеген торак йорт яки даими яшәү өчен шәхси объект төзүдә кулланырга рөхсәт итә.

Закон проектның максаты - "бакчачылык белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булдыру, кишәрлек территориясен төрле коммуналь һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итү, территорияне төзекләндерү, бакчачылык ширкәте әгъзалары мәнфәгатьләрен өченче затларга белдерү, хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау".

Закон проектын Россия Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән һәм ул агымдагы елның 18 августында Хөкүмәт утыршында расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot