news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакча, мәктәп һәм алдагы белем чылбыры өзелсә, нәтиҗәлелек булмый – Рөстәм Миңнеханов

Казанда "Россия мәгарифе" форумы кысаларында мәктәпнең роле турында фикер алыштылар.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Белем бирүгә балалар бакчасы баскычыннан ук игътибар юнәлтү мөһим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казанның "Корстон" комплексында "Россия мәгарифе" форумы кысаларында, "Кеше потенциалы – Россия төбәкләре үсешенең төп ресурсы" пленар сессиясендә белдерде.

Пленар дискуссияне "Учительская газета" баш мөхәррире Петр Положевец алып барды. Чарада Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Worldskills Russia эшче һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Форум Казанда 2-4 март көннәрендә үтә. Казанга илнең 35 төбәгеннән, дөньяның 7 иленнән вәкилләр җыелган.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә мәгариф өлкәсендә төбәкләр арасында үзара тәҗрибә алмашу әһәмиятен билгеләп үтте һәм мондый форумны ел саен уздыру кирәклеген әйтте. "Республиканың социаль-икътисади үсешендә мәгариф роле зур. Без кабул иткән 2030 стратегиясендә дә куәтле белем потенциалына, фән, производстволар белән үзара тыгыз эшчәнлеккә очраклы рәвештә генә өстенлек бирелми", – ди ул.

Президент республикада 2011-2015 елларда мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру өчен 13 млрд сум акча җәлеп ителгәнен, аның кысаларында төзелеш, төзекләндерү, төрле проектларны гамәлгә кертү белән бәйле бик күп эшләр башкарылганын әйтте. 35 мәктәп, 196 балалар бакчасы төзелгәнен, 780 учреждениег капиталь төзекләндерелгәнен, быелгы планнарга килгәндә, 3 зур мәктәп төзелеше һәм 146 белем бирү оешмасын төзекләндерү ниятләнгәнен белдерде.

Президент Татарстанда мәгарифне мәгълүматлаштыру юнәлешендә эш алып барылуына, электрон көндәлек, электрон журнал һәм башка цифрлы сервислар гамәлгә кертелүенә тукталды. “Без, шулай ук, балалар технопарклары ачабыз. Мисал өчен, былтыр Яр Чаллыда Россия Президенты Владимир Путин катнашында “Кванториум” технопаркын ачтык. Быел шундый ук үзәкләр Түбән Кама һәм Әлмәттә ачылачак”, – диде.

Рөстәм Миңнеханов югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдырылганын белдерде. Бүген аларның саны инде 20, ә 2020 елга 30га җиткерү күздә тотыла.

Республика җитәкчесе 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөньякүләм чемпионаты үткәреләчәген искәртте. “Европа чемпионатында Россия командасы составында безнең вәкилләрнең медальләр яулавы яшьләрнең югары әзерлеген күрсәтә”, – ди ул.

Рөстәм Миңнеханов илкүләм олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча республиканың өченче урында булуын шәрехләде. “Талант ияләрен җәлеп итү һәм читкә җибәрмәү теләсә кайсы илнең бурычы булып тора. Безнең өчен сәләтле яшьләрнең мөмкинлекләрен үз туган җирендә эшкә җигә алуы, шуның белән республика үсешенә өлеш кертүе мөһим”, – дип, ул бу максаттан, 2020 елга кадәр талантлар белән идарә итүнең махсус стратегик программасы үз көчендә булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов мәктәптән бигрәк, белемне балалар бакчасы баскычыннан ук бирү мөһим булуын билгеләп узды. "Бу чылбыр өзелсә, нәтиҗәлелек булмаячак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәктәп белеме буенча зур эш башкарылды. Ресурс үзәкләренең дә роле зур. Кемдер шул үзәкләргә, кемдер махсус урта, кемдер югары уку йортына барачак. Безнең барлык проблема шул чылбыр өзелеп, күп әйберне югалтудан. Әйдәп баручы югары уку йортларын юкка гына җәлеп итмәдек. Берничә лицей булдырдык, анда югары уку йортлары белем бирү процессын оештыра. Шул рәвешле, киләчәк өчен кирәкле зыялылар әзерләнә”, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, заманча технологияләрне дә тулы куәттә эшкә җигәргә кирәк. “2011 елда барлык укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин иттек. Киләсе елда барлык ноутбукларны тулысынча яңартачакбыз, заманча технологияләрне максималь дәрәҗәдә кулланырга кирәк. Без башка илләрдәге күп кенә кызыклы тәҗрибәләрне дә күреп өйрәнәбез. Россия төбәкләрендә дә кызыклы тәҗрибәләр күп, шуңа күрә бу мәйданчыкның файдасы зур", – ди ул.

Бердәм белем бирү төше кирәк

Павел Зенькович үсеп килүче буынны формалаштыруда мәктәпнең роле турында фикерләрен җиткерде. Аның фикеренчә, мәктәпнең бинасы нинди материалдан, стеналары нинди төстә булуы турында күпме генә сөйләсәк тә, төп нәтиҗә белем бирү сыйфатында. “Мәктәп укытучысының роле белем бирү вазифасыннан гына тормый, аның роле баланы шәхес итеп формалаштыруда. Укучы нинди генә белем алмасын, безнең бурыч, беренче чиратта, укучыда җаваплы, актив, карарлар кабул итә алырлык, тарихын хөрмәтләүче шәхес тәрбияләү”, – ди мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Павел Зенькович илдә бердәм белем бирү төше булырга тиешлеген дә әйтә. “Хезмәт ресурслары миграциясе, ата-аналарның бер төбәктән икенчесенә күченүе һаман да киңрәк таралыш алачак. Балаларның башка җиргә күченүе андагы югары уку йортларына керүгә комачауларга тиеш түгел. Бу нисбәттән, федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүне дәвам иттерү зарур. Мәгарифне 21 нче гасыр каршылыклары һәм таләпләренә яраклаштырырга кирәк. Чөнки дөнья космик тизлектә үзгәрә. 20 нче гасырда бирелә торган белем системасы безнең илгә зур казанышлар бирде, тик хәзер аннан тыш баланың тагын өстәмә гыйлем эстәргә өйрәнүе мөһим. Балада шул рәвешле өстәмә компетенцияләр барлыкка килә ала”, – ди ул.

Павел Зенькович кадрлар әзерләү мәсьәләсе, замана белән бергә атлау әһәмиятен дә билгеләп узды. “Безнең мәктәп заманадан артта калмаска, көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш”, – диде.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада милләтара мәсьәләләргә өстенлек бирелүен билгеләп үтте. Татарстанда 127 төрле халык һәм этнос яшәвен һәм, моңа бәйле рәвештә, милләтара мәсьәләләр сакчыл игътибар соравын әйтте.

“Башка милләт вәкилләренә ихтирам тәрбияләү процессы безнең халыкта буыннан-буынга килә. Мәгариф системасы бу процессны тирәнәйтү, саклау, башка буыннарга тапшыруны күздә тота. Мин горурлык белән әйтә алам: соңгы дистә елда республикада яшәүче этнослар арасында беркайчан каршылыклар булмады. Бу мәгариф системасының казанышы. Бу процессны җитди алып бара башладык. Гаиләдә дә, балалар бакчасында, мәктәптә, техникумда, югары уку йортында да шул юнәлеш алга сөрелә. Күп милләтлелек, күп теллелек сорауларының четереклелеген, нәзбереклелеген исәпкә алып, без алга таба җитди адым ясадык дип уйлыйм”, – дип белдерде парламент башлыгы. Ул башка милләтләргә хөрмәт, дуслык хисенең рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты дәресләре аша гына бирелергә тиеш түгел, ә башка предметлар аша да чагылыш табарга тиеш дип саный.

Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда мәгариф системасы турында сөйләде. Шулай ук укытучыларны аттестацияләү яки алар өчен Бердәм дәүләт имтиханы кертү турында да әйтте. Министр моның укытучыларның кайда ниндирәк белемле булуын сынар өчен кирәклеген билгеләп узды. Юкса, каядыр югары квалификацияле укытучылар саны байтак, ә район мәгариф рейтингында соңгы урыннарда, ди ул.

Пленар сессиядән соң, форум "Мәктәп һәм өстәмә белем: мөмкинлекләр һәм интеграция", "Мәктәп һәм күп милләтле дөнья", "Укытучы. Эволюция" темаларына аерым утырышлар белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100