Бакча мөдире эшләмәгәнгә акча алган
Район бюджетыннан 20 мең сумнан күбрәк акча үзләштергән санала
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Буагы балалар бакчасының элеккеге мөдире И. эшләмәгән кеше өчен хезмәт хакы алып килгән.
2012 елның апрель-май айларында И. шәһәрнең бер кешесе белән үзе эшләгән балалар бакчасы бинасына 13, 5 мең сумлык ремонт үткәрү турындагы ялган килешү төзи. Аннан ул “эшләнгән” эшне кабул итү турындагы акт төзи дә район мәгариф идарәсе җитәкчесе исеменә гариза язып, биредәге бухгалтерия бүлегеннән 11 мең 745 сум акча ала. Икенче тапкыр шул ук схема буенча сентябрь-ноябрь айларында 10,5 мең сум акчага килешү төзеп, 9 мең сум акча үзләштерә, 2012 елның апреленнән ноябренә кадәр И. район бюджетыннан 20 мең сумнан күбрәк акча үзләштергән санала. Әлеге гаебе өчен суд аны 6 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. И., судның әлеге карары белән килешмичә, Татарстан Югары судына апелляциягә бирде. Соңгысы хөкем карарын үзгәрешсез калдырды, дип белдерде шәһәр прокуроры урынбасары. Р. Гыйззәтуллин Буаның “Байрак” газетасына.