news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакча басып йөрүче каракка 4 ел утырырга туры киләчәк

Иске Шырдан, Селище Говядино авылы ирләре матди табышның шундый юлын сайлаган булган.

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бакча басып йөрүче каракка хәзер 4 ел утырырга туры киләчәк, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Иске Шырданда яшәүче 59 яшьлек ир «Урожай» һәм «Зоренька» бакчачылык җәмгыятьләрендәге бакча өйләреннән әйберләр урлап йөргән, дип сөйли Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева. 2015 елның октябреннән быел гыйнварга кадәр ул бакча өйләреннән, мунча һәм сарайлардан ашамлыклар, башка әйберләр урлаган. Аның 17 урлауда 41,7 мең сумлык зыян салуы билгеле. Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм аңа суд тарафыннан гомуми режимдагы төзәтү колониясенә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Тагын бер каракның эше судка җибәрелгән. Анысы 2 ел дәвамында бакчалар буйлап табыш эзләп йөргән. Селище Говядино авылында яшәүче бердәнбер кеше - 51 яшьлек ир 2014 елның маеннан 2016 елның апреленә кадәр авыл тирәсендәге бакча участокларында йөрергә яраткан. Барлыгы 5 җинаять кылып, 2се шуларның авыр җинаятьләр төренә кертелгән, дип сөйли бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм урланган әйберләрнең бер өлеше хуҗаларына кире кайтарылган. Хәзер бу ир, беркая китмичә, суд карарын өендә көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100