news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчага йөрүче балалар Чувашиянең Татар Согыты авылы имам-хатыйбында кунакта булды

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Чувашиянең Батыр муниципаль округы Татар Согыты авылы имам-хатыйбы Рәфыйк хәзрәт Кадыйровка кунакка килде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балалар чәчәк атып утыручы көзге бакчаны, матур итеп киселгән агачлары, кечкенә буаларны һәм фонтаннарны күреп гаҗәпкә калды. Рәфыйк хәзрәт авыл хаклы арасында дин тотучылар белән эчкерсез аралашуы гына түгел, ә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте белән дә дан тота. Чыннан да, кешенең күңеле нинди булса, аның бакчасы да шундый. Хәзрәт янына кунакка килгән балалар моңа үзләре дә инанды», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100