news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачылык җәмгыятендә машина юган һәм ремонтлаган өчен штрафка тартачаклар

Бакчачылык җәмгыяте территориясендә машина юган һәм ремонтлаган өчен штраф сала башлаячаклар, аның күләме 3-5 мең сум тәшкил итә. Әгәр туфракның пычрануы ачыкланса, штраф төрле шартларга бәйле рәвештә 10 мең сумга кадәр артачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Елга буенда су саклау зонасының озынлыгы сулыкның озынлыгына бәйле. Озынлыгы 10 километрдан артмаган кечкенә елгаларның яр буена – 50 метр, 50 километрдан артыграк булган сулыкларга машина белән 100 метрдан да якынрак килергә ярамый, ә диңгез су саклау зонасы ярты километр тәшкил итә.

Әгәр каты өслекле – асфальт яки вак таш җәелгән юл хакында сүз бара икән, бу очракта елга яки күлгә рөхсәт ителгәннән якынрак килергә мөмкин. Бу таләпне бозган өчен штраф күләме физик затлар өчен – 5 мең, оешмалар өчен 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Агач-куаклар утыртылган участокка машина куйган өчен дә җәза каралган. Мәскәү өлкәсе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, физик затлар моның өчен – 5 мең, оешмалар исә 100 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Махсус рөхсәттән башка милли парк, заказник, тыюлык һәм ботаника бакчалары буйлап машинада барган өчен физик затларны – 3-4 мең, юридик затларны 500 мең сумга кадәр штраф көтә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100