news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчачыларны җир кишәрлекләрен өч ел эчендә куллана башларга мәҗбүр итәчәкләр

Бакчачыларны җир кишәрлекләрен өч ел эчендә куллана башларга мәҗбүр итәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җир кишәрлекләре хуҗаларына өч ел дәвамында булган җирләрен куллана башларга йөкләмә биреләчәк. Росреестрның тиешле закон проекты закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан хупланган, дип яза «Ведомости».

Документта җир участогын үзләштерү - аны кулланырга яраклы хәлгә китерү дигән сүз. Бу үзгәрешләрне Җир кодексына һәм гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлеге алып бару турындагы законга кертергә телиләр.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева сүзләренчә, бирелгән участокта рөхсәт ителгән эшчәнлек алып барылмаса, милекчедән җирне алырга мөмкиннәр. Ул ташландык җир кишәрлекләренең шәһәрләр һәм авыллар үсеше өчен зур проблема булуын әйтте.

Закон, Россия хөкүмәте җир кишәрлекләрен үзләштермәү күренешләрен билгеләсә, 2025 елның 1 мартында гамәлгә керергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100