Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бакчачылар берлеге рәисе: Биш елдан Бакчачылык ширкәте коттедж бистәләренә әвереләчәк
Вакытлар узу белән Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте коттедж бистәләренә әвереләчәк. Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука» программасында шундый фараз әйтте.
«Әгәр без биш елдан соң Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтен ничек күрүебез турында сөйлибез икән, мөгаен, бу ул коттедж бистәләре булып үсәр, чөнки хәзер барысы да актив рәвештә шәһәр читенә китәргә тырыша», - диде иҗтимагый оешма җитәкчесе.
Шул ук вакытта, Слесарский сүзләренчә, күп кенә Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен коттедж бистәләре дип атарга мөмкин. «Аларның капкалары, видеокүзәтү системасы, сак пункты бар. Бакчачылык ширкәтенең эчке ягына асфальт җәелгән, кышын юлларны чистарталар», - дип аңлатты ул.
Бу процесска, аның карашынча, технологик прогресс ярдәм итә. «Технологияләр телефоннан өйдә температура дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә һәм, мисал өчен, җомга кичендә эштән соң тыныч кына шәһәр читенә чыгарга мөмкин», - дип мисал китерде Бакчачылар берлеге җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз