news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакчачы: Май кыраулары уңыш өчен зыянлы

Татарстанда апрель аенда аномаль җылы булуга да карамастан, май аенда салкыннар еш кына кире әйләнеп кайта. «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Узган ел 9 Май парады вакытында илнең кайбер төбәкләрендә кар яуды. Май кыраулары уңыш өчен зыянлы. Былтыр һәм элеккерәк елларда бакчачыларның, кулдан ясалган парникларын курткалар һәм фуфайкалар белән каплап, уңышларын саклап калганын хәтерлим әле. Ул вакытта күпләрнең уңышы һәлак булды», - диде ул.

Аның сүзләренчә, җылы һава торышы нәтиҗәсендә соңгы елларда Татарстанда вегетация чоры арта, ә бакчачыларның үз участокларында эшләү өчен күбрәк вакыты барлыкка килә.

«Бу өстәмә айда хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Әмма яшелчәләрне иртәрәк утырту турында сүз бармый. Җылы һава торышына да карамастан, җирдә туң бетмәгән әле», - дип өстәде Волков.

news_right_1
news_right_2
news_bot