Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бакчачы көнендә Яшел Үзән бакчачылары Шырдан катыгы тәкъдим итте
Казан агросәнәгать паркындагы ярминкәләр мәйданында узган Бакчачы көнендә Яшел Үзән районы вәкилләре дә катнашты. Муниципалитетның Олы Шырдан авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова һәм сәнгать җитәкчесе Гөлназ Батталова бәйрәм кунакларына «Шырдан катыгы» дигән ризык тәкъдим итте. Алар әйтүенчә, бу уникаль аш-су.
«1833 елда бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкин Казанга үзенең дусты Карл Фукс янына килгәндә, Шырданда туктап шушы катыктан авыз итә. Кабып карагач аптырый да «что за дивный напиток?» дип әйтә. Һәм менә борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә Шырдан катыгы үз данын тота. Аны безнең Фикрәт Табиев та бик яратып ашаган. Шәймиевның хатыны Сәкинә ханымга Шырдан катыгын алып бирә торган булганнар. Хәзер дә шулай, бөтен кунакларны атаклы Шырдан катыгы белән каршы алабыз», – дип сөйләде Наҗия Хәсәнова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш әлеге бәйрәмдә беренче мәртәбә катнашуларын да әйтеп үтте. Аның әйтүенчә, Шырдан авылы якларында бакчалар бик зур.
«25 сутый бакчабыз бар, бөтен әйберне үстерәбез. Безнең якта бакчалар бик зур. Үзебезгә кышкылыкка җитеп тора. Шуннан катык кебек тәмле, дип, бәрәңгебезне дә килеп сатып алып китәләр. Әле бәрәңгеләр алынып бетмәде. Аллаһы Тәгаләдән җылы кояшлы көннәрне көтәбез. Колорадо да бик интектермәде, бер тапкыр гына агу сиптереп алдык. Ел уңышлы килде, үстерелгән сыйларны исән-имин ашарга язсын», – диде Наҗия Хәсәнова.
Яшел Үзән бакчачылары үстергән яшелчәләрдән торган экспозициядә 905 граммлы суган һәм 26 кило 760 грамм авырлыктагы кабакны күрү мөмкинлеге дә бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз