news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакчачы дачаны кышка әзерләүнең кирәкле этаплары турында искәртте

Дача сезоны тәмамлану уңаеннан Мәскәү Бакчачылар берлеге рәисе һәм «Ваши 6 соток» газетасының баш мөхәррире Андрей Туманов «Радио 1» белән әңгәмәдә участокны кышка әзерләүнең төп этаплары турында сөйләде.

Бакчачы ассызыклаганча, дача өчен төп кышкы куркынычлар – җәйге суүткәргеч торбаларының шартлавы, калдырылган чүп-чар аркасында үсемлекләр авырулары таралу һәм туңган йозак яки кул астында инструмент булмау сәбәпле өйгә кереп булмау.

Югарыда санап үтелгән потенциаль проблемалар белән кишәрлекне кышка консервацияләү этаплары бәйле. Аерым алганда, җәйге суүткәргечтән суны агызып бетерергә кирәк. «Әгәр суны агызып бетермәсәгез, торбалар туңачак һәм ярылырга мөмкин», - дип аңлатты Туманов.

Шулай ук инструментлар һәм утын әзерләргә, участокта идеаль тәртип урнаштырырга кирәк. Соңгысы бакчада үскән үсемлекләрнең авырмавының нигезе булып тора. Кар көри торган көрәк күренә торган урында булырга тиеш, ә утынны, корылыгын тикшереп, өйдә өеп куярга кирәк.

Йозакларны исә, туңмасыннар өчен, махсус сыеклык белән майлау яхшырак. Әгәр су йозакка эләгеп катса, соңыннан ишекне ачып булмаячак.

Дача кышын да игътибар таләп итә, шуңа күрә вакыт-вакыт килеп китәргә һәм вак проблемаларны хәл итәргә кирәк, дип йомгаклады Андрей Туманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot