news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакалыда татар теле укытучылары киңәш корды

Бакалыда татар теле укытучылары киңәш корды

(Уфа, 17 август, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Бакалы районында шушы төбәктәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Анда укытучылар һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр катнашты. Моның кебек конференцияләрне һәр яңа уку елы алдыннан үткәрү районда матур гадәткә әверелде.

Фәнни-гамәли конференция барышында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Анда бүгенге көндә татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңа алымнары буенча эшлекле һәм файдалы сөйләшү барды. Ана телебезне һәм әдәбиятыбызны укытучылар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәләре белән дә уртаклашты.

Бакалы районында татарлар барлык халыкның иң күпчелек өлешен тәшкил итә. Биредә 10 мең чамасы керәшен татарлары да яши. Район мәктәпләрендә элек-электән татар телен һәм әдәбиятын укыту яхшы дәрәҗәдә куелган. Төбәктәге авылларда туган телебез серләрен 3082 бала үзләштерә. 22 урта һәм гомум белем бирү мәктәпләрендә кырыкка якын татар теле укытучысы белем бирә. Бакалыдагы җыенда чыгыш ясаучылар фикеренчә, телебезне яклау, нигездә, үзебезнең кыюлыктан, тәвәккәллектән һәм яңача белем бирү алымнарын яхшы үзләштерүдән генә тора. Киңәшмәдә катнашучылар райондагы берничә мәктәптә булып, аларның яңа уку елына әзерлеге белән дә танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100