news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакалыда элек булган җинаять ачылган: җинаятьче корбанын күмгән урында сарымсак үстергән

Үтерүче дип шикләнелгән кеше корбанын бакчасына күмгән һәм тәмәке сипкән. Соңрак исә шул урында түтәл ясап, сарымсак үстерә башлаган.

Бакалыда элек булган җинаять ачылган: җинаятьче корбанын күмгән урында сарымсак үстергән

Башкортстанның Бакалы районы Киләй авылында 2019 елның маенда булган җинаять эшенә ачыклык кертелгән. Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы сайтына сылтама белән «Бакалинские зори» хәбәр итүенчә, кеше үтерүдә гаепләнүче корбанын күмгән урында түтәл ясаган.

2019 елның маенда Киләй авылында яшәүче 1961 елгы хатын-кызның югалуы турында хәбәр керә. Әмма аны кайнар эзләрдән таба алмыйлар. Полиция югалган хатынның якыннарыннан, авылдашларыннан сорау алгач, югалуның криминаль характерда булуын фаразлый. Россия Тикшерү комитеты территориаль бүлекчәсе кеше үтерү турында җинаять эше кузгата.

4 елдан соң – 2023 елның 7 февралендә Бакалы район участковыйлар башлыгына югалган хатын турында мәгълүмат килеп ирешә. Тикшерү-оператив төркем Киләй авылы Зур урамындагы шәхси йорт бакчасында югалган хатынның җәсәдләре табыла, шәхси әйберләрнең югалган хатынныкы икәнен ачыклыйлар. Элек хөкем ителгән 70 яшьлек йорт хуҗасының бу эшкә бәйләнеше барлыгы ачыклана. Элегрәк рецидивист урлашкан һәм үтерү белән янаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Кулга алынгач, ул гаебен таный.

Полиция фаразлары буенча, 2019 елның 2 маенда үтерүдә гаепләнгән ир-ат авылдашын һәм шушы хатынны үзенә чакыра. Исерткечләр беткәч, 1977 елгы авылдашлары нык исереп, йоклап китә, ә йорт хуҗасы һәм хатын арасында тавыш чыга. Үтерүче дип шикләнелгән ир-ат пычак алып, корбанына берничә мәртәбә кадый. Хатынның үлгән икәнен аңлагач, мәетеннән котылырга уйлый. Йоклап ятучы авылдашын уятып, ул мәрхүмәне бакчага күмәргә тәкъдим итә. Гәүдәне юрганга төреп күмәләр. Этләр белән килеп тапмасыннар өчен, исне бетерергә йорт хуҗасы күмгән урынга махорка сибә. Берничә көннән исә түтәл ясап, анда сарымсак утырта.

Шикләнелгән кеше кулга алынган. Россия Тикшерү комитеты территориаль бүлекчәсе тарафыннан аңа карата үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Республиканың һәм Бакалы район бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре бу җинаятьне тикшерүдә оператив эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100