news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакалы керәшеннәре концертында Марина Карпова: Туган як моңннарын тыңлау шундый рәхәт

Бакалы керәшеннәре концертында Марина Карпова: Туган як моңннарын тыңлау шундый рәхәт
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре декадасын ябу концертында Татарстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Марина Карпова да чыгыш ясады. Җырчы үзе тумышы белән Башкортстаннан, ә тамырлары Бакалы районына барып тоташа.

«Беләсезме, туган як моңнарын тыңлау шундый рәхәт. Бакалыларның җырларын тыңлагач күңелем тулды. Ерак юлларны якын итеп килгәнсез. Менә шулай итеп тату яшәргә язсын! Минем дә тамырларым шул яктан булу белән бәхетле кешемен», – диде ул һәм бакалылар белән бергәләп «Безнең ил» җырын башкарды.

«Әтием белән әнием Бакалы районыннан. Әтием – Яңа Илек авылыннан, әнием – Георгиевкадан. Хәзер инде алар лаеклы ялда һәм Георгиевкада торалар. Мин Октябрьскийда тудым. Җәйләрен каникул вакытында Бакалыга әбигә кайта идем. Ике әбием дә оста җырчы һәм алар һәрвакыт үзешчәннәр смотрларында да катнашканнар. Гаиләбездә һәр табын да җырлар белән үтә торган иде. Бакалы керәшеннәренә килгәндә исә – үзебезнекеләр булганга күрә дә, алар иң ачык һәм ихласлар. Башкортстан керәшеннәренең үзенчәлеге – анда төрле милләт вәкилләре кушылган һәм озын буйлы булулары белән аерылып тора», – дип сөйләде Карпова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

  • Бүгенге көндә Бакалы районының 96 торак пунктында 25 меңнән артык кеше – руслар, татарлар, башкортлар, керәшеннәр, мари, чуваш, мордва һәм башка милләт вәкилләре тату һәм дус яши. Муниципалитетта керәшен җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен саклауны бурыч һәм максат итеп куйган 13 фольклор коллективлар актив эшчәнлек алып бара.
news_right_1
news_right_2
news_bot