Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бакалы керәшеннәре Казанда: Декадалары бара, концерт куячаклар
Казандагы Яков Емельянов исемендәге керәшеннәр мәдәни үзәге Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре декадасын үткәрә.
Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәрне декадасы кысаларында Яков Емельянов исемен йөрткән мәдәни үзәк социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Бакалы якларыннан чыккан фольклор ансамбльләр, иҗат коллективлары турында язмалар урнаштырып бара. Шулай ук җирлектән булган билгеле шәхесләр, үз төбәгенең горурлыгы булган кешеләр белән таныштырып бара үзәк. Аннары Бакалы керәшеннәренең тарихына һәм бай мәдәни мирасына бәян итә, күрсәтә. Һәм кызыклы фактлар, истәлекләр мәдәни үзәк тарафыннан бастырылып киленә.
31 октябрь көнне исә Халыклар дуслыгы йортында Бакалы керәшеннәре катнашындагы зур бәйрәм концерты көтелә. Оештыручылар билгеләвенчә, монда җыр-биюләр, моң һәм гореф-гадәтләр — барысы да бер сәхнәдә булачак, дип яза оештыручылар.

Башкортстан керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге 1998 елның 30 гыйнварында оештырылган. Үзәкнең беренче Уставы 1998 елның 3 мартында Башкортостан Республикасы Юстиция министрлыгында кабул ителә һәм теркәлгән. Милли-мәдәни үзәкнең үз флагы һәм гимны бар. Үзәкнең төзелүе – халыкның милли үзаңы үсүенә җавап булган. 1999 елның маеннан Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстанның керәшен милли-мәдәни үзәкләренең Төбәкара Берлеге составына керә. Үзәкнең беренче җитәкчесе — Евгений Артемьев, ә 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр җитәкче вазифасын Геннадий Марков башкара. Ел саен районда фольклор бәйрәмнәре, үзешчән иҗат фестивальләре үткәрелә, ике елга бер мәртәбә республика һәм төбәкара бәйрәмнәр оештырылып килә.

Бакалы районының керәшеннәр күпләп яши торган торак пунктларында авыл милли-мәдәни үзәкләре эшли, аларда фольклор коллективлары булдырылган һәм уңышлы эшләп, иҗат итеп килә. Авыл мәдәният йортларында, мәктәп музейларында керәшен мәдәнияте почмаклары, альбомнар бизәлгән, материаллар, экспонатлар җыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз