news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Байтирәк»кә биш яшь: Казанда халыклар дуслыгы һәм су йолалары бәйрәме булды

«Байтирәк»кә биш яшь: Казанда халыклар дуслыгы һәм су йолалары бәйрәме булды
Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

15 июльдә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Байтирәк» этно-мәдәни проектының бишьеллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыручы чара быел республикада яшәүче халыкларның су белән бәйле йолаларын күрсәтте.

«Байтирәк» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, традицион мәдәниятләрен саклау һәм популярлаштыру. Исеме исә татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларында һәм менталитетында мөһим урын тоткан, илаһи, кешелек һәм үлеләр дөньясын берләштерүче мифик символга – Тормыш агачына барып тоташа.

Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

Казан вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова проектның халыкларны берләштерү көченә басым ясады. «Байтирәк» проекты биш елда кечкенә генә мәдәни башлангычтан чын-чынлап халыкларны берләштерүче зур хәрәкәткә әйләнде. Бүген Горький исемендәге паркта татар, рус, мари, удмурт һәм башка милләт вәкилләренең су йолалары бәйрәме. Казан мэриясе бу юнәлештәге эшчәнлекне киләчәктә дә үзенең өстенлекле бурычларының берсе буларак дәвам итәчәк. Гореф-гадәтләрне саклау — безнең киләчәк алдындагы җаваплылыгыбыз», - диде ул.

«Байтирәк» үзенең биш еллык эшчәнлеге дәверендә төрле тематик юнәлешләрне колачлады. 2022 елда, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында, проект мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятләренә багышланган дүрт чараны үз эченә алды.

Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

2023 елда, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, башкорт, рус, татар мәдәниятләре һәм «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән йомгаклау чарасы булды. 2024 елда, Россиядә Гаилә елында «Татарстан халыкларының җиде туе» һәм «Балачак йолалары» темалары күтәрелде. 2025 елда, Ватанны саклаучылар елында, проект «Солдатка озату йолалары» һәм «Төп йорт йолалары» темаларына багышланды. 2026 елда, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, проект бишьеллыгын «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йолалары» чарасы белән билгеләп уза.

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының бүлек башлыгы Айсылу Лерон проектның яшь буынны тәрбияләүдәге ролен ассызыклады. «Байтирәк» — ул төрле халыкларның рухи хәзинәләрен бер ноктада тоташтыручы уникаль күпер. Без ел саен проектны яңа тематикалар белән тулыландырып, халык иҗатын заманча һәм кызыклы итеп күрсәтергә тырышабыз. Су йолалары — ул табигатькә бәйле ышанулар, риваятьләр, гадәтләр генә түгел. Бу – безнең яшәү чыганагыбыз, яшәү рәвешебез, генетик кодыбыз һәм милли үзенчәлегебез. Биш елда яшьләрнең проектка карата кызыксынуы артуга ирешә алуыбыз — безнең төп казанышыбыз», - дип белдерде ул.

Бәйрәм кунаклары бүген суны изгеләштерү, чишмәләргә табыну һәм су ияләренә хөрмәт күрсәтү кебек борынгы йолалар белән танышты, халык иҗаты осталары белән аралашты. Чарада республикабызның төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары үзләренең милли мәдәниятләрен тәкъдим итте. Бәйрәм мәйданында татар, керәшен, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт милли ишегаллары милли ихаталары эшләде, кунаклар өчен остаханәләр, халык уеннары һәм әкияти алан оештырылды.

Шулай ук «Су – тормыш чыганагы» темасына багышланган берничә күргәзмә тәкъдим ителде. Кунаклар «Татарстан халыкларының традицион мәдәниятендә су (XX – XXI гасыр башы)» фотокүргәзмәсен, «Рәссамнар иҗатында Татарстан елгалары» картиналар галереясен һәм Татарстан халыкларының су белән бәйле йолаларына багышланган музей экспозициясен карый алды.

Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

Бәйрәм кысаларында шулай ук зурлар һәм балалар өчен Татарстан халыкларының бизәкләрен һәм орнаментларын төшерү, мозаика техникасында проект логотибын ясау, балчыктан сыбызгылар әвәләү, чишмә пейзажы төшерелгән балчык барельефны буяу, су чүлмәге ясау, «Эбру» техникасында аксессуарлар ясау, киез беләзекләр җитештерү буенча мастер-класслар оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

Мәйданда 18:00 сәгатьтән 20:45 сәгатькә кадәр иҗат коллективларының чыгышлары дәвам итте. Кунаклар өчен «Сәйдәш» бию театры, «Җәүһәр» татар халык фольклор ансамбле, «Эрзянка» мордва халык фольклор ансамбле, «Поющие сердца» удмурт халык фольклор ансамбле, «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, «Кадрек сем, Кадрек вий» мари халык фольклор ансамбле һәм башка коллективлар чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова

Чара күмәк халык биюләре һәм җырлары белән тәмамланды. Барлык катнашучылар кулга-кул тотышып зур түгәрәккә җыелды һәм бертавыштан бердәмлек, дуслык һәм туган җиребезнең чиста сулары турында җырлар башкарды. Түгәрәк уен, Татарстан халыкларының күптөрлелеген, бердәмлеген, татулыгын символлаштырып, бәйрәмгә үзенчәлекле нокта куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot