news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Байтирәк» проекты катнашучысы: Ансамбль белән солдатка озату йоласын күрсәттек

«Байтирәк» проекты катнашучысы: Ансамбль белән солдатка озату йоласын күрсәттек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Байтирәк» мәгърифәти проекты чаралары башланып китте. Аның кичәге чарасы «Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре» дип аталды. Биредә «Татар-информ» журналисты, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы һәм КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты Юлай Низаев та ансамбль составында катнашты. Ул «Залесный» мәдәният үзәгендәге эшләп килүче «Ак тирәк» иҗат коллективы белән чыгыш ясады.

«Әлеге проектта беренче тапкыр ансамбль составында катнашам. Һичшиксез, «Байтирәк» – ифрат дәрәҗәдә шәп һәм кирәкле проект. Ансамбль белән солдатка озату йоласын күрсәттек. Аннары «Шәйморатов-генерал» һәм «Любизар» җырларын башкардык. Өч ел сәхнәгә чыкканым юк иде, дулкынландыргыч булды иң башта. Ләкин халык, тамашачы алдына чыгу белән үзеннән-үзе бию хәрәкәтләре дә, сәхнәдә чыгыш ясау серләре дә искә төшә башлады», — диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Милена Новикова

Оештыручылар билгеләвенчә, «Байтирәк» проекты Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм яңа буынга тапшырырга, милләтара бердәмлекне һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны максат итеп куя.

«Миңа әлеге зур күләмле чара бик ошады. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә, Казан мэриясенә шундый матур проектлар булдырганнары өчен ихлас рәхмәт! Республикада традицияләрне саклауга, милли мәдәниятләрне үстерүгә зур игътибар бирелә», – ди Юлай Низаев.

«Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot