Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Байтирәк» проекты быел су темасына багышлана
Казанның М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 15 июльдә Казан мэриясенең «Байтирәк» проекты чарасы узачак.
Быел бишеннче ел үткәреләчәк «Байтирәк» проекты үзенчәлекләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында филология фәннәре кандидаты, «Байтирәк» проектының фәнни җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләде.
«Быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы. Халыкларны нәрсә берләштерә дигән сорау куйдык та, сулар берләштерә дип исәпләдек. Татарстан Республикасында елгалар күп, бишесе бик зур, алар телебезгә, җырларыбызга кергән. Проект та шул хакта. Бик күп остаханәләр көтелә. Кызыклы фишкалар булачак. Сәхнә булмый. Бөтен чаралар чирәмдә өч сәгать дәвам итәчәк. Элек тә кичләрен су буйларында уйнау традициясе булган. Кичке 21.00гә кадәр рәхәтләнеп уйнарлар», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
«Байтирәк» проекты быел бер генә тапкыр оештырыла. Программа кысаларында Татарстандагы барлык сулыкларның исемнәрен сигез телдә күрсәтү ниятләнә. Су пейзажын күрсәтү максатыннан рәссамнар белән дә элемтә урнаштырылган. Суга бәйле йолалар белән таныштыру күздә тотыла. «Фотокүргәзмә дә булачак, ризык та пешерергә өйрәтәчәкбез. Районнарыбыздан да чакырабыз. Чит төбәкләрдән дә килергә теләүчеләр бар. Кайбер идеяләр Россия төбәкләрендә дә таралыр дип уйлыйбыз. Мэрия ярдәмендә алтын баганаларны күрсәтү һәм тоту мөмкинлекләре бу», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Ул 28 май көнне Халыклар дуслыгы йортында семинар узачагын әйтте. «Россия Федерациясе халыкларының туган телләре көненә туры китереп, зур семинар планлаштырабыз. Телнең яңгырашы сөйләм телендә генә түгел, архитектура теле дә, бию, декоратив сәнгать теле дә бар. Шуларны берләштереп, кызыклы гына проект эшләргә уйлыйбыз. Концепциясе бар», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Аның сүзләренчә, элек мордва, мари, чуваш, удмуртны аермаучылар булса, берничә ел рәттән килүче тамашачылар инде аларны аерырга өйрәнгән. «Янәшәбездә йөргән халыкларны танырга, аларның телләрен, җырларын ишетергә, кушылып биергә, җырларга өйрәнергә тиешбез. Без «Байтирәк бәйрәменә эпилогка зур бер бию әзерлибез. «Түгәрәк» уены булачак. 28е эшләп карыйбыз. Марича да, татарча, русча, чувашча, удмуртча да биибез», – дип әйтте белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз