news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Бәйсез иҗтимагый мониторинг» рәисе Татарстанда сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» (НОМ) Ассоциациясе рәисе Александр Брод белән очрашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Бродның Казанга сәфәре федераль экспертлар катнашында сайлауда иҗтимагый күзәтүне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ике көнлек төбәкара семинар кысаларында уза. Эш сәфәре кысаларында Брод ТР Үзәк сайлау комиссиясендә булды, анда комиссия җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга әзерлек, сайлау кампаниясен оештыру, шулай ук иҗтимагый контрольне тәэмин итү чаралары турында фикер алышты.

Андрей Кондратьев искәрткәнчә, законнарны үтәү һәм сайлау процессының һәр этабында ачык булу комиссия өчен өстенлек булып тора. Ул Үзәк сайлау комиссиясе эшенең төп юнәлешләре буларак иҗтимагый контрольнең, экспертлар ярдәменең һәм сәяси партияләр белән үзара хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Александр Брод, үз чиратында, Татарстандагы сайлау системасының агымдагы эшенә һәм гражданнарның активлыгы гадәттәгечә югары булуына уңай бәя бирде.

«Татарстанда сайлау кампанияләре һәрвакытта да актив, динамик рәвештә уза. Бу - закончалыклы, чөнки республикада яшәүче һәркем икътисадта, социаль өлкәдә, торак пунктларны төзекләндерүдә уңай үзгәрешләр күрә. Моны Татарстанга килүчеләр дә күрә – сыйфатлы юллар, чиста ишегаллары, яңартылган фасадлар. Болар барысы да оптимизм хисе һәм үсеш дәвам итсен дигән теләк уята», - дип белдерде Александр Брод.

news_right_1
news_right_2
news_bot