Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бәйрәмгә барган кебек: Мамадышта беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләк тапшырдылар
Татарстанның Мамадыш районында Бердәм тавыш бирү көнендә беренче тапкыр катнашкан сайлаучыларга истәлеккә сувенир тапшырдылар. 18 яше тулган кешеләр сайлауда үз тавышын бирү хокукына ия. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
Красная Горка сайлау участогында, якшәмбе булуга да карамастан, 7.30 сәгатьтә үк кеше күп иде. Биредә тавыш бирүдә 251 сайлаучы катнаша, алар - «Мамадыш» совхозы бистәсенең Мәктәп һәм Сәйдәшев урамнарында яшәүчеләр.
«Без «Мамадыш» совхозында 1971 елдан бирле яшибез, балаларым биредә туып үсте, хәзер аларның – үз тормышы. Бүген алар да тавыш бирергә киләчәк», - диде «Мамадыш» совхозы бистәсендә яшәүче Мария Никифорова.
Озак еллар Красная Горка мәктәбендә эшләгән Фәүзия Гыйльманова сайлауны бәйрәм кебек кабул итә. «Депутатлар сайлау – мөһим эш, анда катнашу – безнең гражданлык бурычы. Тавыш бирү һәрвакыт кирәк – үзебез өчен дә, тулаем тормыш өчен дә. Сайлауларда һәрвакыт катнашам, минем өчен ул – зур бәйрәм», - диде ул.
Әлеге сайлау округында иртәнге 8дә үк тавыш бирү хокукы булган гражданнарның 10 проценты катнашкан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз