news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәтләре арту сәбәпле, ЮХИДИ юлларда игътибарлы булырга өнди

 Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлеге 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр 4 ел эчендә булган аварияләргә анализ ясаган. Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны кимүе ачыкланган. Әмма 2021 елның 25 декабреннән 2022 елның 25 гыйнварына кадәр үлүчеләр саны 2,5 тапкыр диярлек арткан.

«Күрсәтелгән чорларда уртача алганда иң күп юл-транспорт һәлакәтләре бәрелешүләр (45 процент) һәм җәяүлеләрне бәрдерү (37 процент) аркасында булган. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре чорында юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юлларда аеруча игътибарлы булырга өнди», – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе Дәүләт автоинспекциясенең Казан бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Яруллин.

Казанның ЮХИДИ хезмәте машина йөртүчеләргә кышкы юлда игътибарлы булырга кирәген искәртә. Автомобильнең техник торышына игътибарлы булырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100