news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина оешмаларының эш графигы билгеле

Бәйрәм көннәрендә Татарстан медицина учреждениеләре махсус расписание буенча эшләячәк. 28 апрельдән 1 майга кадәр, шулай ук 4 майдан 5 майга һәм 9 майдан 12 майга кадәр яңартылган эш графигы түбәндәгечә билгеләнгән:

Өлкәннәр өчен поликлиникалар:

• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Балалар поликлиникалары:

• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 18:00 сәгатькә кадәр ;

• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Стационарлар:

• Тәүлек әйләнәсе эшли, хастаханәгә салу авыруның территориаль принцибы һәм профиле нигезендә башкарыла.

Бала тудыру йортлары:

• Тәүлек әйләнәсе эшли, йөкле хатыннарны һәм бала табучы хатыннарны хастаханәгә салу билгеләнгән маршрутлаштыруга ярашлы рәвештә башкарыла.

Травматология пунктлары:

• Тәүлек әйләнәсе эшли, беренчел мөрәҗәгатьләре булган пациентларны бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урыннарына карамастан кабул итәләр.

Өлкәннәр стоматология сырхауханәләре:

• 29 һәм 30 апрель, 4, 10 һәм 11 май: 9:00дан 18:00,

• 28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май: 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Балалар стоматология поликлиникалары:

• 28 апрель, 5 һәм 12 май: якшәмбе кизү графигы буенча,

• 29 һәм 30 апрель, 1, 4, 9, 10 һәм 11 май: 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

Бердәм контакт-сәламәтлек саклау үзәге тәүлек әйләнәсе 8 (843) 558-03-03 номеры буенча сезнең барлык сорауларыгыз һәм ихтыяҗларыгыз өчен ачык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100