news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәйрәм көннәрендә Казаннан көн саен 1,3 мең тоннага якын чүп чыгарыла

Казаннан Яңа ел каникуллары чорында көн саен 1,3 мең тоннага якын каты коммуналь калдыклар чыгарыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эшен тикшерде. Тикшерүдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, урыннарда район башлыклары катнашты.

Көн саен чүп-чарны чыгаруда 120 берәмлек техника, шул исәптән 96 чүп ташу машинасы җәлеп ителә. Шул ук вакытта кайбер ишегалларында парковкаланган автомобильләр аркасында техниканың контейнер мәйданчыкларына килүендә кыенлыклар туа.

Идарәче компанияләр мәгълүматлары буенча, мондый очракларда юлны тәэмин итү өчен машина хуҗаларын эзләргә туры килә.

Шәһәр администрациясендә автомобильләрне контейнер мәйданчыклары янында парковкалау тыелган, дип искәрттеләр. Хокук бозган өчен 2 мең сум күләмендә штраф каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot