news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баймактагы халык җыеныннан соң Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы дип танылган

Баймактагы халык җыеныннан соң Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы дип танылган
Ирәндек тавы
"Баймакский Вестник"

«Башинформ» Ирәндек тавы Башкортстанның мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелде дип хәбәр итә.  Бу хакта республиканың мәдәни мирас объктларын дәүләт саклавы Идарәсе приказы чыккан.

  • Ирәндек – Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы тау сырты. Аның озынлыгы – 135, киңлеге 10-20 км. Аның төрле өлешләре Учалы, Әбҗәлил, Баймак, Хәйбулла районына керә. Баймак районында «Ирәндек» музей-тыюлыгы урнашкан.

Башкортстанның табигате сагында торучылар һәм милли активистлар тауда алтын табу максатыннан геологик тикшерүләр уздыруга каршы чыкты. Алар әйтүенчә, геологик разведка сылтамасы белән чынлыкта алтын табыла. 

Шушы максаттан 20 майда Баймак районы Темәс авылында хакимият белән килешенгән җыен узды. Бу җыенда Ирәндектә яшәүчеләр, милли-экоактивистлар һәм шулай ук хакимият вәкилләре дә катнашты. 

«Пруфы.ру» сайты хәбәр итүенчә, экология һәм табигатьне куллану министры Нияз Фазыйлов тауда берни дә табылмаячак дип белдергән. Вице-премьер Азамат Абдрахманов геологик тикшеренүләргә заказны Россиянең Табигатьне куллану министрлыгы, ә акчаны федераль бюджет бирүен, чынлыкта файдалы казылмалар табылмавын, бары тик тикшеренүләр генә уздырылуын әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100